Балалар - безнең төп байлыгыбыз. Алар өчен җәйге чор - ял итү, көч җыю, яңа дуслар булдыру мөмкинлеге ул. Нәкъ менә шул максат белән балаларның җәйге лагерьлары эшли.
Кеше хокукларын яклау буенча эшчәнлек төрле структуралар белән хезмәттәшлекне күздә тота, чөнки гариза бирүчеләребезнең катлаулы тормыш шартларын министрлыклар һәм ведомстволар белән тыгыз элемтәдә хәл итү күпкә җиңелрәк.
Бүген без Росздравнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль органы белән хезмәттәшлек турында килешү төзедек. Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча сәламәтлек саклауга дәүләт гарантияләрен тәэмин итү һәм медицина ярдәме күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарның хокукларын үтәү, шулай ук территориаль орган компетенциясенә керә торган башка мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек турында килештек.
Чистай муниципаль районында без, гражданнарның сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә хокукларын яклау, шулай ук «Халык контроле» системасында, «ГЛОНАСС+112» системасында «Сәламәтлек саклау» юнәлеше буенча бастырылган белдерүләрнең вакытында һәм сыйфатлы үтәлешен тикшереп тору мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздыру максатыннан «Чистай үзәк район хастаханәсе»ндә булдык.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Республикасы Дәүләт советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә узган күчмә утырышында катнашты.
Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов белән берлектә гражданнарны кабул итте. Район халкы түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итте: Россия Федерациясе гражданлыгын алу, торак мәсьәләләре, Донецк һәм Луганск Халык республикалары, Украина территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрне эзләүдә ярдәм күрсәтү. Барлыгы 8 граждан мөрәҗәгать итте.
Бүген гражданнарны кабул иттек. Күпме кеше – шулкадәр язмыш.
Бүген Ватанга бурычларын түләргә һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хәрби хезмәт узарга әзер булган яшь буын хәрбиләре белән икенче эшелон Ерак Көнчыгышка юнәлде. Егетләр Уссурийск, Хабаровск, Улан-Удэ һәм Амур өлкәсе шәһәрләрендә хәрби частьларда хезмәт итәчәк.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты һәм Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы территориаль органы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Казанда “Бердәм Россия” партиясе төбәк бүлегенең XXXVI конференциясе узды.
Конференция эшендә партиянең 45 җирле бүлекчәсеннән 249 делегат, шулай ук алдан тавыш бирүдә катнашучылар катнашты. Конференция кысаларында җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауга кандидатлар исемлеге расланды, шулай ук партиянең сайлау алды программасы тәкъдим ителде.