Узган атнада "Халык контроле" ТР Дәүләт мәгълүмат системасында эш

2025 елның 25 июле, җомга

Бүген «Главтатдортранс» ДКУ белән берлектә «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы аша «Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау» һәм «Юл хәрәкәтен оештыру» категорияләре буенча гражданнардан килгән  мөрәҗәгатьләрне карау мәсьәләләренә багышланган эшлекле киңәшмә узды. Әлеге мөрәҗәгатьләр  бүгенге көнгә «Планлаштырылган» статусында кала.

Киңәшмә барышында гражданнарның 58 мөрәҗәгатен карадылар. Үтәү срокларына, карау статусларының нигезлелегенә һәм үткән еллардагы мөрәҗәгатьләр буенча юлларны ремонтлауга, тышкы яктыртуны оештыруга бәйле мәсьәләләрне хәл итү чараларына аерым игътибар бирелде.

Җаваплы башкаручыларга гражданнар шикаятьләренә оператив җавап бирергә һәм мөрәҗәгатьләрне сыйфатлы итеп үтәргә, башкарылган эшнең арадаш нәтиҗәләрен урнаштырырга киңәш ителде.

Мондый киңәшмәләр нәтиҗәсендә проблемалы мәсьәләләр оперативрак хәл ителә һәм  дәүләт мәгълүмат  системасының нәтиҗәлелеге арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International