Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе белән килешү имзаладык!

2025 елның 25 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Әлеге килешү гражданнарыбызның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытуга мөһим адым булып тора.

Без уртак эш, мәгълүмат алмашу, республика халкының хезмәт һәм социаль хокукларына кагылышлы мәсьәләләр буенча чаралар һәм консультацияләр уздыру турында килештек.

Алга таба да уңышлы хезмәттәшлеккә өметләнәм!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International