Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!
ГЛОНАСС+112 системасы аша безнең адреска Лениногорскида яшәүче гражданка Е.дан «Бойцовская груша» аттракционын торак район янәшәсендә урнаштыруга борчылган мәгълүмат килде. Мөрәҗәгать итүче сүзләренчә, әлеге аттракцион шау-шулы компанияләр өчен очрашу ноктасына әверелгән, бу аеруча кичке һәм төнге вакытта кискен сизелә.
Мөрәҗәгать итүченең хокукларын яклау максатыннан без, Лениногорск районы башкарма комитетына вәзгыятьне карау һәм аларның компетенциясе кысаларында чаралар күрү өчен кичекмәстән мөрәҗәгать иттек. Нәтиҗәдә, безнең уртак эшебез нәтиҗәсендә, халыкта дәлилле шикаятьләр тудырган конструкция сүтелде.