Армиядә хезмәт итү – аерым ихтирам билгесе ул!
Бүген эш визиты белән Ленинград өлкәсенә һәм Санкт-Петербург шәһәренә Татарстан Республикасы егетләре ашыгыч хәрби хезмәт үтә торган хәрби частьтә булу максаты белән киләм. Егетләребез белән таныштык, әңгәмә уздырдык, хезмәт итү шартлары белән таныштык.
Бу безнең эшебезнең 2011 елдан башлап җибәрелгән үзенчәлекле юнәлеше, шул вакыт эчендә мин 200 гә якын хәрби частьтә булдым. Егетләргә һәрвакыт аерым бер дулкынлану белән карыйм, чөнки аларның әниләре белән еш аралашам, алар миңа үз уллары өчен борчылып мөрәҗәгать итәләр.
Ел саен безнең тарафтан «Призывник белешмәлеге» чыгарыла, алар һәркемгә хәрби хезмәткә чакыру пунктында бирелә. Безнең максат – егетләргә Татарстан халкының алар белән һәрвакыт бергә булуын, сораулар туганда алар безнең адреска мөрәҗәгать итә алуларын җиткерү.