Мөрәҗәгать уңай хәл ителде!
Безгә, Аппаратка Чаллыдан гражданка И. - өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган хәрби хезмәткәрнең хатыны мөрәҗәгать итте. Ул ире белән күптән түгел генә күченгән фатирда электр үткәргечләре юк, сүндергеч һәм люстра куелмаган, дип сөйләде. Вәзгыять авырлыкларны үзе генә хәл итәргә мәҗбүр булуы белән катлауланды, чөнки аның ире хәзер Ватанны саклый.
Без кичекмәстән Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек. Безнең катнашуыбыз нәтиҗәсендә «Электротехников» ИК ҖЧҖ электр үткәргечләре үткәрде, сүндергеч һәм люстра урнаштырды. Барысы да куркынычсызлык нормативлары һәм стандартлары нигезендә эшләнгән.
Хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаиләләренең безнең ярдәмне тоюы бик мөһим! Алар үз проблемалары белән ялгызы гына калырга тиеш түгел.