Хәрби-Диңгез флоты көне белән котлыйм!

2025 елның 27 июле, якшәмбе

 Хөрмәтле Хәрби-Диңгез флоты хәрбиләре, ветераннар, кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән Хәрби-Диңгез флоты көне белән котлыйм! Бу бәйрәм гомерен диңгез хезмәтенә багышлаган, Ватаныбызны намуслы  һәм лаеклы саклаучыларны берләштерә.

Россиянең Хәрби-Диңгез флоты - ул дәүләтнең көче, куәте һәм ышанычлы таянычы. Бүген сез илнең иминлеген тәэмин итеп, аның милли мәнфәгатьләрен һәм диңгез чикләрендә суверенитетын яклап, үз бурычыгызны намус белән үтисез. Сезнең антка тугрылыгыгыз, профессионализм һәм кыюлыгыгыз тирән хөрмәткә лаек.

Бүген махсус хәрби операциядә катнашкан диңгезчеләргә аерым рәхмәт сүзләре. Сез батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылык күрсәтәсез.

Барлык матросларга һәм офицерларга, диңгез флоты ветераннарына чын күңелдән ныклы сәламәтлек, барлык башлангычларында уңышлар һәм иминлек телим! Бәйрәм белән сезне!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International