Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре урыннарда системалы эшләрен дәвам итәләр. Безнең өчен кешеләргә якынрак булу, мөрәҗәгатьләргә вакытында җавап бирү һәм актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итү мөһим.
🔹Актаныш районында «Мобиль поликлиника» мобиль медицина комплексында булдылар һәм районда медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты турында халык белән аралаштылар.
🔹 Кайбыч районында «Бердәм Россия» партиясе, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы, Татарстан Республикасының «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Хәрби хезмәткәрләрнең офицер хатыннары һәм гаиләләре берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган «Герой атасы» республика күчмә күргәзмәсен ачу тантанасында катнаштылар. Күргәзмәдә илебезне саклаганда һәлак булган Татарстан Республикасыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның портретлары күрсәтелде.
🔹 Мин узган атнада Кырымда хәрби частьләрдә булган Биектау районыннан җәмәгатьчелек ярдәмчесе эшен аерым билгеләп үтәм. Ул хәрби хезмәткәрләребезнең яшәү шартларын тикшерде, часть командованиесе белән әңгәмәләр үткәрде һәм егетләрне хезмәт итү урынына кадәр озата барды.
Актив, тырыш хезмәтләре өчен хезмәттәшләремә рәхмәт белдерәм!