Дүртенче чакырылыш Питрәч районы Советының йомгаклау утырышында катнаштым

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Бүген дүртенче чакырылыш Питрәч районы Советының йомгаклау утырышында катнаштым. Утырыш район хакимиятендә узды. Аны район башлыгы Рәис Әхтәм улы Сөләйманов ачты һәм алып барды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий катнашты.

Утырышта 2025 елга район бюджетына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар. Биш ел эшләү дәверендә 53 утырыш уздырылган, аларда 422 мәсьәлә каралган.

Утырыш тәмамлангач бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International