Мөрәҗәгать уңай хәл ителде!
Күптән түгел минем адреска гамәлдәге хәрби хезмәткәр - Казан шәһәренең «М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе» учреждениесенең дәвалау-тернәкләндерү үзәгендә реабилитация узучы граждан А. мөрәҗәгать итте, ул югалган паспорт урынына Россия Федерациясе гражданының яңа паспортын рәсмиләштерүдә ярдәм итүне сорады. Документ булмау аңа тиешле түләүләрне алырга мөмкинлек бирми иде.
Әлеге мөрәҗәгать кунакларыбыз - Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр белән бергә хастаханәдә булганда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты төзелүгә 25 ел тулуга багышланган конференция кысаларында килде.
Мөрәҗәгать итүченең хокукларын яклау максатыннан, без, кичекмәстән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр Министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсенә граждан А. дәвалана торган медицина учреждениесендә паспорт алу өчен документларны урында рәсмиләштерүне оештыруны сорап мөрәҗәгать иттек.
Хәрби хезмәткәрнең Орлов өлкәсендә теркәлүен исәпкә алып, мәсьәләне хәл итүдә Орлов өлкәсендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашты. Күрелгән чаралар һәм безнең уртак эш нәтиҗәсендә уңай нәтиҗәгә ирешелде һәм паспорт торгызылды.
Граждан А. хәзер тиешле ярдәм чараларыннан тулы күләмдә файдалана ала.