Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль яктан әһәмиятле объектларга керү һәм Казан шәһәре үзәгендә инвалидлар автотранспортын урнаштыру кыенлыклары проблемасына игътибарны юнәлтә. Соңгы вакытта республикада, Россия Федерациясендә дә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышы дәрәҗәсен һәм сыйфатын яхшырту мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.Татарстан Республикасында бу төр гражданнарны социаль яклау чаралары эшләнгән. Инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнә торган башка төркемнәр өчен тоткарлыксыз тирәлек шартлары тудырылган.
Бүген 23 майда Казан шәһәренең 19 нчы төзәтү колониясендә “социаль лифтлар” буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды, анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнашты. Комиссия утырышында 52 хөкем ителүченең шәхси эшләре каралды.
Бүген Татарстан Дәүләт Советында “Традицион рухи кыйммәтләрне саклау – булачак Россия гаиләсен саклау” дигән темага түгәрәк өстәл утырышы үтте. Анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил дә катнашты.
Агымдагы елның 21 маенда Яңа Савин һәм Казан шәһәренең башка районнарында яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Союз пенсионеров России” оешмасының Татарстандагы бүлеге үткәрә торган “Хокукый ярдәм көне”ндә квалификацияле юридик ярдәм алдылар. 14 мөрәҗәгать керде.
Бүген, 20 майда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Республика стратегиясе проектын эшләү буенча ведомствоара эш төркеменең йомгаклау утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Юстиция министры Лариса Глухова һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская ачты.
Бүген, 20 майда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны кабул итте. 6 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Россия Эчке эшләр министрлыгы үзләренең дежур частьлары өчен үгет-нәсихәтләр төзәтмәләре проектын әзерләде. Документ, полициягә ялгыш китерелгән граждан алдында гафу үтенүне махсус китапка теркәүне тәкъдим итә.
Гражданнар уңайлыгы өчен Росреестр гамәлгә керткән яңа хезмәтнең әһәмияте бәяләп бетергесез. Аның рәсми сайтында кешеләрне торак алганда күңелсезлекләр әзерләгән квартир каракларыннан саклаучы файдалы бүлек ачылган.