Сәрия Сабурская “социаль лифтлар” буенча комиссиянең чираттагы утырышында катнашты

2014 елның 23 мае, җомга

     Бүген 23 майда Казан шәһәренең 19 нчы төзәтү колониясендә “социаль лифтлар” буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды, анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Сәрия Сабурская катнашты. Комиссия утырышында  52 хөкем ителүченең шәхси эшләре каралды.

     Шартлы рәвештә-вакытыннан алда азат итү турында карар кабул итү өчен комиссиягә тәкъдим ителгән унтугыз  хөкем ителүче комиссия карары буенча  уңай  җавап алдылар. Колония-поселениегә  күчерү турында юллама сораган дүрт хөкем ителүче  комиссиядән уңай характеристика алды. Сигез хөкем ителүче  җәзаларын җиңелрәккә күчерүне сорап судка мөрәҗәгать итү өчен комиссиядән уңай характеристика алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International