Бүген, 20 майда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Республика стратегиясе проектын эшләү буенча ведомствоара эш төркеменең йомгаклау утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Юстиция министры Лариса Глухова һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская ачты.
Утырыш барышында эшче төркем әгъзалары стратегия проектының эшче вариантын карадылар. Ул “Власть органнары һәм җәмгыятьнең үзара хезмәттәшлеге”, “Дискриминацияне кисәтү һәм булдырмау”, “Гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, законлылыкны тәэмин итү”, “Стратегиянең оештыру, норматив-хокукый һәм мәгълүмат нигезләре” бүлекләрен үз эченә ала. Шулай ук Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Республика стратегиясенә чаралар планы каралды.