Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте

2014 елның 20 мае, сишәмбе

Бүген, 20 майда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  гражданнарны  кабул итте. 6 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Барлык мөрәҗәгать  итүчеләр телдән аңлатмалар алдылар, дүрт  гаризаны вәкил  эшләргә алды. Татарстан омбудсманына мөрәҗәгать итүчеләрнең шикаятьләре  идарәче компанияләр тарафыннан  үзвакытында  торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтмәү, торак, чакырылыш, инвалидларны эшкә урнаштыру  мөсьәләләренә, тикшерүчеләр  эше белән килешмәүгә кагыла иде.

Катлаулы, өстәмә өйрәнүне таләп иткән мәсьәләләр  контрольгә алынды. Аерым алганда, Югары Ослан авылыннан  граждан З.  армиядә хезмәт итү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Гариза бирүче   “Апас аграр колледжы”  урта һөнәри белем бирү  учреждениесендә  “тракторчы-машинист” программасы буенча һөнәри белем алган, институтның  юридик факультетында читтән торып укый, колледжның җәмәгать тормышында актив катнашкан өчен  берничә тапкыр бүләкләнгән. 2013 елда  мөрәҗәгать итүче  Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының  хәрби-табиблык  комиссиясе  тарафыннан  булган авыруы сәбәпле  хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган. Ләкин 2014 елның 1 гыйнварыннан  хәрби хезмәт турында законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле  мөрәҗәгать итүченең  авыруы  хәрби хезмәт үтү өчен киртә була алмый. Яшәү урыны буенча  хәрби комиссариатка алга таба армиядә хезмәт итү өчен яраклылык категориясен үзгәртү максатыннан кабат хәрби-табиблык комиссиясе узу өчен мөрәҗәгать иткәч, баш тарталар. Ул Татарстан омбудсманына армиягә алуда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Сәрия Сабурская әлеге мөрәҗәгатьне контрольгә алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International