23 майда Чит ил гражданнарын һәм Россия Федерациясе чикләреннән чыгарып җибәрелергә тиешле затларны вакытлыча тоту үзәгендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты хезмәткәре һәм Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле үзәктә тотылучы гражданнар өчен юридик консультация үткәрделәр.
15 чит ил гражданы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте, аларның күбесе тоту вакыты озынлыгына, Россия Федерациясе чикләреннән чыгарылып җибәрүгә ризасызлык, суд карарларына кагыла иде.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләр тиешле аңлатмалар алды.