ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
    Агымдагы елның 16 маенда  Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында “Халык контроле” мәгълүмат системасын эшләтү буенча ведомствоара комиссиянең  видеоконференцэлемтә  режимындагы  утырышы узды. 

11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

9-10 июнь көннәрендә  Мәскәүдә  Элла Памфилова рәислегендә Кеше хокуклары буенча  Россия  вәкилләренең  координацион советы үтте, анда Татарстан омбудсманы  Сәрия Сабурская да катнашты. 


10
июнь, 2014 ел
сишәмбе

Агымдагы елның 10 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты  хезмәткәре   Татарстан  Дәүләт торак инспекциясе, Казан шәһәре башкарма комитетының “Старый город” префектурасы белгечләре белән берлектә   чираттагы тапкыр “Старый город” идарәче компаниясе эшчәнлеген  тикшерде. 


9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

     Якшәмбе көнне, 8 июньдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурскаяның  Россия Федерациясендә  Кеше хокуклары буенча вәкил Элла Памфилова белән очрашуы узды. 


5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 5  июньдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская  Татарстан Республикасының Алабуга һәм Мамадыш  муниципаль районнарында булды.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  мөмкинлекләре чикләнгән  кешеләргә социаль яктан әһәмиятле объектларга керү  һәм Казан шәһәре үзәгендә  инвалидлар автотранспортын урнаштыру  кыенлыклары проблемасына игътибарны юнәлтә.


3
июнь, 2014 ел
сишәмбе

     Хәзерге вакытта армиядә хезмәт итүче 200 дән артык егет, хәрби  хезмәткәр һәм хезмәткә чакырылучылар һәм аларның әти-әниләре  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә уздырган  хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар  хокукларын яклау мәсьәләләре буенча  социологик тикшерүдә катнаштылар.


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
           Агымдагы елның 31 маенда  Кронштадт шәһәрендә  Сәрия Сабурская  «Казанец» корабында  хәрби-диңгез әләмен күтәрү тантанасында катнашты.Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  кораб экипажына  котлау сүзе белән чыкты.

30
май, 2014 ел
җомга

       Агымдагы елның 29 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җаваплы кешесе Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Казан башкарма комитетының Совет районы хакимияте белгечләре, Татарстан Республикасы Җәмәгатьчелек палатасының  торак-коммуналь хуҗалыгы проблемалары буенча эшче төркеме белән берлектә идарәче компанияләрнең “Персональ мәгълүматлар турында”  2006 елның 27 июлендә чыккан  152 нче федераль закон таләпләрен, Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2010 елның 23 сентябрендә чыккан  “Күпквартирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшләүче оешмаларның мәгълүматларын ачу стандартын раслау турында”гы 731 нче карарын үтәү һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшләү мәсьәләләре буенча  “Азино-1” торак милекчеләре ширкәтен тикшерде. 


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

   Хезмәткә чакырылучылар хокукларын бозу фактларына оператив җавап бирү, күзәтчелек һәм профилактика максатыннан, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Татарстан Хәрби комиссариаты белән берлектә  командаларны  хезмәт итү урыннарына озатуны һәм Татарстаннан килгән егетләрнең көнкүреш шартларын  өйрәнү максатыннан  хәрби частьларда булуны оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International