Бүген Татарстан Дәүләт Советында “Традицион рухи кыйммәтләрне саклау – булачак Россия гаиләсен саклау” дигән темага түгәрәк өстәл утырышы үтте. Анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил дә катнашты.
Түгәрәк өстәл утырышын социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова алып барды.
Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча төрле югарылыктагы закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары өчен тәкъдимнәр эшләнәчәк.