Яңа Савин районында “Хокукый ярдәм көне” узды

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

   Агымдагы елның 21 маенда Яңа  Савин һәм Казан шәһәренең башка районнарында  яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Союз пенсионеров России” оешмасының Татарстандагы бүлеге  үткәрә торган “Хокукый ярдәм көне”ндә  квалификацияле юридик ярдәм  алдылар. 14 мөрәҗәгать керде.

   Гражданнар мөрәҗәгать иткән мәсьәләләр нигездә,  пенсия законнарына, социаль һәм медицина тәэминаты, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм торак бирү мәсьәләләренә кагылды. Шунысын да ассызыкларга кирәк, гражданнарны элеккечә үк пенсия белән тәэмин итү, пенсия күләме, хезмәт стажы кызыксындыра.

   Киләсе “Хокукый ярдәм көне” 2014 елның 18 июнендә Казанның Совет районында үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International