“Өченче буын университеты” студентлары өчен “Казан” гаилә үзәгенә экскурсия оештырылды

2014 елның 20 мае, сишәмбе

    Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе” тыңлаучылары-активистлар  бүген, 20 майда, “Казан” гаилә үзәгендә булдылар.

 

    Курс тыңлаучыларын Загс институты  белән якынннанрак таныштыру максатыннан,    Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләре кысаларында  “Союз пенсионеров России” оешмасының Татарстан бүлеге каршындагы  “өченче буын университеты”  тыңлаучылары өчен

презентация  - “Никахлашу һәм гаилә тормышы юбилейлары тантаналарын үткәрүне оештыру” темасына экскурсия узды. Казан башкарма комитетының Загс идарәсе вәкиле “Казан” гаилә үзәге күрсәткән хезмәтләр, аерым алганда, яңа туган балага тантаналы төстә  исем кушу һәм гаилә юбилейлары үткәрү чаралары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International