Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль яктан әһәмиятле объектларга керү һәм Казан шәһәре үзәгендә инвалидлар автотранспортын урнаштыру кыенлыклары проблемасына игътибарны юнәлтә.
Соңгы вакытта республикада, Россия Федерациясендә дә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышы дәрәҗәсен һәм сыйфатын яхшырту мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.Татарстан Республикасында бу төр гражданнарны социаль яклау чаралары эшләнгән. Инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнә торган башка төркемнәр өчен тоткарлыксыз тирәлек шартлары тудырылган.
Шуның белән бергә, “Уңайлы тирәлек” программасы чикләрендә күп эшләнсә дә, проблемалар да кала бирә. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил адресына инвалидлар өчен социаль инфраструктура объектларына керү мәсьәләсен уңай хәл итүне сораган мөрәҗәгатьләр килә.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының 2014 елның 14 февралендә кабул иткән 882 нче “Казан юлларында “Тукталу тыелган” юл билгеләрен кую турында”гы карары машина йөртүче инвалидлар хокукларын тәэмин итүдә борчылу тудыра.
Казан үзәгендә төзелгән машина кую урыннары социаль әһәмиятле объектлардан ерак, аерым алганда, 300-400 метр ераклыкта урнашкан, бу еш кына инвалидлар үтә алмаслык ара. Асылда, автомобиль йөртүче инвалидлар һәм инвалидларны, инвалид балаларны йөртүче кешеләр өчен шәһәр үзәге кереп булмаслык.
Җәмәгатьчелек вәкилләре үткәргән сораштыру барышында, машина йөртүче инвалидлар Казан шәһәре үзәгендә тукталуны тыю уңаеннан борчылу белдергәннәр.
Мисал өчен, 1 төркем инвалид “шәһәр хакимиятенә Казан шәһәре үзәген автотранспорттан “чистарту” эшенә уйлабрак якын килергә,инвалид кешеләр турында да уйларга кирәк иде”, дип саный;
таяк белән йөрүче 1 төркем инвалид, “Островский урамында туктауны тулысынча туктатсалар, нишләргә икәнен белмим. “Боҗра” районындагы тукталу урыныннан таяк белән тиз генә килеп булмый”, дип белдерә;
инвалид коляскасында хәрәкәт итүче 1 төркем инвалид исә, “ Авыр хәрәкәт итүче кешеләр турында онытырга ярамый”, дип белдерә;
таяк белән йөрүче 1 төркем инвалидболай ди: “Күп кенә инвалидларның озатучысы булмавын истә тотарга кирәк, озак күчешләр алар өчен бик авыр. Шәһәр үзәген инвалидлардан томаламаска кирәк”.
Казан шәһәренең сәүдә учреждениеләре территорияләрендә, социаль инфраструктура объектларында инвалидлар өчен тукталу урыннары мәсьәләләре буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына да күп сораулар килә. Аерым алганда, инвалидлар өчен билгеләнгән урыннарга гадәти автотранспорткуюлары турында хәбәр итәләр. Вәкил проблеманы өйрәнү максатыннан Казан үзәгенә керү объектларында булды. Тикшерү барышында күп очракларда инвалидлар өчен тукталу урыннары булмау ачыкланды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Президентына инвалидларның социаль инфраструктура объектларына тоткарлыксыз керүен тәэмин итү максатыннан Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының 2014 елның 14 февралендә кабул иткән 882 нче “Казан юлларында “Тукталу тыелган” юл билгеләрен кую турында”гы карарына үзгәрешләр кертүтәкъдиме белән чыкты, шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыкларына үз карамакларындагы учреждениеләрдә инвалидлар өчен тукталу урыны булдыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте.
Бу тема актуаль булганлыктан, ул вәкил контролендә кала.