ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

16-17 декабрь көннәрендә  Мәскәүдә  Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкил Элла Памфилова рәислегендә Россиянең Кеше хокуклары  буенча вәкилләренең  координацион  советы утырышы узды. Анда шулай ук Татарстан омбудсманы  Сәрия Сабурская да катнашты. 


17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

   Агымдагы елның 17 декабрендә Казанның Киров һәм башка районнарында яшәүчеләр  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге үткәрә торган  “Хокукый белем көне”ндә  квалификацияле  юридик ярдәм алдылар.


12
декабрь, 2014 ел
җомга

2014 елның  12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр  Россия Федерациясе Конституциясе  көнендә  Россия Федерациясе Президенты  кушуы буенча  дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында  гражданнарны Россиякүләм кабул итү көне үткәрелә. 


11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Эш хакы буенча бурычны кире кайтарып буламы? Алданмас өчен, хезмәт килешүен ничек итеп дөрес төзергә? Эш бирүче гаебе белән эшсез торганда нишләргә? Гражданнарның шушы һәм башка сорауларына бүген, 11 декабрьдә  “кайнар линия” элемтәсе вакытында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасының  Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы  вәкилләре җавап бирде. 

, 11 декабрьдә Кукмара муниципаль районы башкарма комитетында агымдагы ел дәвамында  “Халык контроле” системасына  гражданнардан  кергән  заявкаларны тормышка ашыру мәсьәләсе буенча  киңәшмә узды. 

10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген, 10 декабрьдә, Кеше хокуклары Халыкара көнендә  Татарстан Республикасы  Дәүләт Советында Татарстан Дәүләт Советының  социаль сәясәт буенча комитет рәисе  С.М.Захарова, Татарстан Дәүләт Советының  законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе  Ш.Ш.Яһүдин  катнашында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре белән семинар-киңәшмә узды.


9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасының дәүләт хезмәт инспекциясе  җитәкчесе  Евгений Костюшин  бүген 9 декабрьдә  бергәләп гражданнарны кабул иттеләр. Барлыгы гражданнардан  7 мөрәҗәгать керде.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Институты турында бүген “Татарстан” ДТРКның “Яңа көн” радиотапшыруында сөйләштеләр. Тапшыру  дөнья җәмәгатьчелеге ел саен 10 декабрьдә билгеләп үтә торган  Кеше хокуклары көне алдыннан булды. 

8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 8 декабрендә Татарстан  Республикасы Хөкүмәте йортында Премьер-министр И.Ш.Халиков рәислегендә  видеоконференция режимында киңәшмә узды.Ул “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының 11 айлык эшенә һәм “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына 2012-2014 елларда килгән системалы сорауларны карауга багышланган иде. 


5
декабрь, 2014 ел
җомга
Владимир Путин бүген, 5 декабрьдә,  Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкилләр белән очрашты. Очрашу Мәскәү Кремлендә, дөнья җәмәгатьчелеге  10 декабрьдә билгеләп үтә торган Кеше хокуклары көне алдыннан булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International