Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Институты турында бүген “Татарстан” ДТРКның “Яңа көн” радиотапшыруында сөйләштеләр. Тапшыру дөнья җәмәгатьчелеге ел саен 10 декабрьдә билгеләп үтә торган Кеше хокуклары көне алдыннан булды.
Сәрия Сабурская тыңлаучыларга Мәскәү Кремлендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның кеше, бала һәм эшмәкәрләр хокуклары буенча Россия вәкилләре белән узган очрашуы турында сөйләде. Кеше хокуклары буенча вәкил каршында нинди бурычлар тора, аңа кешеләр нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр, районнардагы эш – студиядә шулар һәм башкалар турында сөйләштеләр.
Тапшыру ахырында Сәрия Сабурская 66 ел элек кешенең фундаменталь хокукларын ныгыткан Кеше хокуклары гомумкүләм декларациясе кабул ителүен ассызыклап, барлык тыңлаучыларны Кеше хокуклары көне белән котлады.