ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2014 ел
җомга

Бүген  5 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең  “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан бүлеге “өченче буын” университеты тыңлаучылары өчен дәресе булды. Бу дәресләрнең максатчан аудиториясе – хокукый белемнәр  алу аерым әһәмияткә ия булган  өлкән яшьтәге гражданнар.


4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

    2014 елның 3 декабрендә  Кукмара муниципаль районы башкарма комитетының Ленин урамының 12 нче йортында  яшәүчеләрнең аларны  авария хәлендәге торактан  күчерү турында күмәк мөрәҗәгатен каравы  тикшерелде.


1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Агымдагы елның 28 ноябрендә Сәрия Сабурская  Карачаево-Черкессия Республикасында урнашкан 01485 нче гаскәри частенда  булды.

   Инвалидлар декадасы кысаларында  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр иҗатына багышланган “Игелек сәнгате”  социаль-мәдәни форумы үткәрү  барышында, агымдагы елның 30 ноябрендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  “Хокукый ярдәм көне” оештырды. Чара  республиканың  төп академик музыкаль мәйданчыгы – Салих Сәйдәшев исемендәге  Дәүләт Баш концерт залында  узды.


26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 25 ноябреннән  28 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Казан ( Идел буе) федераль университеты каршындагы  дәүләт һәм муниципаль идарә Югары мәктәбе  “Территория үсеше белән нәтиҗәле идарә итү”  программасы буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре  җитәкчеләре  квалификациясен күтәрү  курслары оештырды.
Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратына  граждан Б.дан  “Алабуга психоневрология  интернаты” на урнаштырылган  кешеләрнең хокуклары бозылу турында  шикаять керде.

25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

  Татарстан Республикасында Кеше Хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин  бүген 25 ноябрьдә  Түбән Камада бергәләп  гражданнарны кабул иттеләр. Барлыгы кабул итү барышында Түбән Кама һәм Алабуга муниципаль районнары гражданнарыннан 10 мөрәҗәгать керде.  Халык белән очрашу  Түбән Кама  муниципаль районы башлыгының җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узды.

Бүген Чаллы мэриясендә  агымдагы елда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гражданнар гаризаларын тормышка ашыру  мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне “Халык контроле”  мәгълүмат системасыннан файдаланучылар эшен оештыру бүлеге җитәкчесе Рөстәм Низамиев һәм башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин үткәрде.


24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген 24 ноябрьдә Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында  Татарстан Республикасы хатын-кызлар иҗтимагый  оешмаларының  дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән очрашуы узды.


21
ноябрь, 2014 ел
җомга

Хокукый ярдәм һәм гражданнарны хәрби хезмәткә чакырганда  хокукларын саклау максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасы  Хәрби комиссариаты белән берлектә   9.00 сәгатьтән  16.00 сәгатькә кадәр  халык өчен телефон аша “кайнар линия” үткәрделәр. Аның эшендә Татарстан Хәрби комиссары  Сергей Погодин  катнашып, шалтыратучыларның сорауларына җавап бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International