И.Ш. Халиков “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасын эшләтү буенча киңәшмә үткәрде

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе

Агымдагы елның 8 декабрендә Татарстан  Республикасы Хөкүмәте йортында Премьер-министр И.Ш.Халиков рәислегендә  видеоконференция режимында киңәшмә узды.Ул “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының 11 айлык эшенә һәм “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына 2012-2014 елларда килгән системалы сорауларны карауга багышланган иде.

  Агымдагы елның 11 аенда  20438 белдерү бастырылган, бу 2013 елның шушы чоры белән чагыштырганда 65 процентка күбрәк. Шулардан  13616 гариза  хәл ителгән, 4769 белдерү буенча эш планлаштырылган, 1351 белдерү буенча дәлилле кире кагу бирелгән, 702се – эштә. Хәл ителгән белдерүләр саны күрсәтелгән чорда шулай ук арткан һәм 2014 елга 67 процент тәшкил иткән. 2013 елда ул 52 процент кына булган.  

  Киңәшмә  нәтиҗәләре буенча  тиешле күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International