16-17 декабрь көннәрендә Мәскәүдә Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкил Элла Памфилова рәислегендә Россиянең Кеше хокуклары буенча вәкилләренең координацион советы утырышы узды. Анда шулай ук Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская да катнашты.
Очрашуның төп темасы – Россиядә кеше хокукларын дәүләт яклавының бердәм системасын оештыру иде. Аерым алганда, утырышта катнашучылар вәкилләр арасында нәтиҗәле эшләү ысулларын күтәрүне, уртак эшчәнлекнең төп юнәлешләрен, шулай ук федераль һәм төбәк законнарын камилләштерү мөмкинлекләрен тикшерделәр.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Кеше хокуклары буенча вәкил институты Россия Федерациясенең 83 субъектында эшләп килә. Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкил Элла Памфилова һәм Санкт-Петербургта Кеше хокуклары буенча вәкил Александр Шишлов (рәистәш сыйфатында координацион совет әгъзалары тарафыннан 17 декабрьдә сайланды) координацион советның рәистәшләре булып тора. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская агымдагы елның 16-17 октябрь көннәрендә Казанда узган “Мөселман хатын-кызы: хәзерге дөньяда кеше хокуклары” фәнни-практик халыкара конференцияне үткәрү чорына Идел буе федераль округы буенча Кеше хокуклары буенча вәкилләр координацион советы рәисе итеп сайланды.