12 декабрь – гражданнарны Россиякүләм кабул итү көне

2014 елның 12 декабре, җомга

2014 елның  12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр  Россия Федерациясе Конституциясе  көнендә  Россия Федерациясе Президенты  кушуы буенча  дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында  гражданнарны Россиякүләм кабул итү көне үткәрелә.

  Бүген иртән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Сәрия Сабурская Татарстан Республикасының  Җәмәгатьчелек  күзәтү комиссиясе рәисе Лариса Расческова  белән бергәләп  гражданнарны кабул итү максатыннан Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең  Татарстандагы идарәсенең СИЗО-1 бүлекчәсендә  (ФКУ) булдылар.

  Кабул итү барышында 12 кеше  җинаять эшен алып бару, тикшерүчеләр гамәлләренең дөреслеге, җәза үтәтүдән  вакытыннан алда шартлы рәвештә азат итү  мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә Вәкил тиешле аңлатмалар бирде. Кабул итүдә шулай ук Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе начальнигының   җинаять-башкарма системасында  кеше хокукларын яклау буенча  ярдәмчесе  Рөстәм Корбангалиев  катнашты.

   12.00 сәгатьтән Сәрия Сабурская Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында гражданнарны кабул итә.

   Кабул итү барышында 16.00 сәгатькә  Вәкилгә  хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы төрле сораулар белән 16 граждан мөрәҗәгать итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International