Бүген, 10 декабрьдә, Кеше хокуклары Халыкара көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе С.М.Захарова, Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе Ш.Ш.Яһүдин катнашында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре белән семинар-киңәшмә узды.
Семинар-киңәшмәне ачып, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская барлык катнашучыларны 66 ел элек кешенең фундаменталь хокукларын ныгыткан Кеше хокуклары гомумкүләм декларациясе кабул ителүен ассызыклап, халыкара бәйрәм – Кеше хокуклары көне белән котлады. “Кеше хокуклары һәрберебезгә тигез дәрәҗәдә кагыла һәм безне бердәм идеаллар һәм кыйммәтләр булган дөнья җәмәгатьчелеге белән бергә бәйли. Без бүген барыбызда ирек, гаделлек һәм тынычлык нигезен гәүдәләндерүче уртак бәйрәм – Кеше хокуклары көнен билгеләп үтәбез”, – диде Сәрия Сабурская.
2014 елның 3 кварталында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилгә 746 мөрәҗәгать керде. Шул исәптән 411е язма рәвештә (55%), 335е – телдән (45%). Бердәм кабул итү көне кысаларында Вәкил тарафыннан хисап чорында 11 шәхси кабул итү, Вәкил Аппаратында 2 видеокабул итү, Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү, районнарда гражданнарны 6 күчмә кабул итү, 4 уртак кабул итү үткәрелде. Моннан тыш, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында хезмәткәрләр көн саен гражданнарны кабул итә.
2014 елның гыйнварыннан ноябрьгә кадәр 2643 мөрәҗәгать ( 1551 – язмача, 1092 – шәхси кабул итү вакытында) керде.