Владимир Путин бүген, 5 декабрьдә, Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкилләр белән очрашты. Очрашу Мәскәү Кремлендә, дөнья җәмәгатьчелеге 10 декабрьдә билгеләп үтә торган Кеше хокуклары көне алдыннан булды. Чарада Кеше хокуклары буенча вәкил Элла Памфилова, Бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов, Эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкил Борис Титов, РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет рәисе Михаил Федотов, шулай ук кеше, бала һәм эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча төбәкләрдәге вәкилләр катнашты.
Очрашу кеше хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләренә һәм төбәкләрдә гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә багышланган иде. Очрашуда Владимир Путин хокукларны яклауда Кеше хокуклары буенча вәкилләр институтының аерым ролен ассызыклады. “Бу – хакимият органнарына бәйсез рәвештә дәүләт тарафыннан кеше хокукларын якларга югары миссия бирелгән мөһим структура”, диде ул.
Хокук сакчылары белән Россия Федерациясе Президентының Федераль җыенга юлламасының төп тезислары, шулай ук гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, аларның юллама положениеләрен тормышка ашыруда катнашуы мәсьәләләре тикшерелде.
Дәүләт башлыгы омбудсманнар институты булуын, аның Россиядә ныгуын, җәмгыятьтә кирәклеген ассызыклады. Кешеләр монда үзләренең социаль, хезмәт, торак, икътисадый һәм сәяси хокукларын саклауда яклау табалар. Вәкилләрнең кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе зур, алар көндәлек проблемаларны һәм күп кенә мәсьәләләрне хәл иткәндә гражданнарны ничек берләштерергә кирәклеген беләләр.