Эш хакы буенча бурычны кире кайтарып буламы? Алданмас өчен, хезмәт килешүен ничек итеп дөрес төзергә? Эш бирүче гаебе белән эшсез торганда нишләргә? Гражданнарның шушы һәм башка сорауларына бүген, 11 декабрьдә “кайнар линия” элемтәсе вакытында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре җавап бирде.
Белгечләр татарстанлыларның түбәндәге сораулар буенча мөрәҗәгатьләрен кабул иттеләр:
эш хакын һәм хезмәткәргә тиешле башка түләүләрне түләмәү;
хезмәт шартларын бозу;
законсыз эштән җибәрү;
ашыгыч хезмәт килешүе төзү;
хезмәт кенәгәсе ачу һәм тапшыру һәм башкалар.
“Кайнар линия” элемтәсенә барлыгы 97 граждан мөрәҗәгать итте. Барлык шалтыратуларның иң күбесе – хезмәт хакын түләмәү һәм тоткарлауга, кыскартуга, чираттагы ял акчасын түләмәүгә, эшкә кабул итүдән баш тартуга, керемнәр турында белешмә бирмәүгә, эш хакының түбән булуына кагыла иде.