Киров районында “Хокукый ярдәм көне” үтте

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

Агымдагы елның 17 декабрендә Казанның Киров һәм башка районнарында яшәүчеләр  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге үткәрә торган  “Хокукый белем көне”ндә  квалификацияле  юридик ярдәм алдылар.

   Кабул итү барышында  29 мөрәҗәгать керде, шул исәптән 7се  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты  хезмәткәрләре адресына иде.

  Гражданнар мөрәҗәгать иткән сораулар, нигездә, пенсия законнарына, социаль һәм медицина хезмәте күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм торак бирүгә  кагыла иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International