ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2015 ел
дүшәмбе

    Бүген 30 мартта  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Сәрия Сабурская  Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында эш сәфәрендә булды.

    Агымдагы елның 27 мартында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе һәм Татарстан Республикасы  Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе  әгъзалары  Россия миграция федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы  гражданлыгы булмаган затларны, чит ил гражданнарын вакытлыча тоту махсус учреждениесендә  һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең  Татарстан Республикасындагы  2 нче тикшерү изоляторында  булдылар.


27
март, 2015 ел
җомга
    Бүген  Яшел Үзәнгә эш сәфәре вакытында  Татарстан омбудсманы  Яшел Үзән муниципаль районы  Советы  утырышында катнашты. 

26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Әлмәт политехника техникумында Татарстанда кеше хокуклары өчен вәкаләтле каршындагы “Призывникларның хокуклары” дигән хокукый белемнәр мәктәбенең зона дәресе булды. Чарада Татарстанда кеше хокуклары өчен вәкаләтле Сәрия Сабурская, ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин һәм ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин катнашты.

Әлмәт районына эш сәфәре барышында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил каты режимлы  8 нче төзәтү колониясендә булды.


25
март, 2015 ел
чәршәмбе
Әлмәттә гражданнардан ел дәвамында “Халык контроле” системасы аша кергән заявкаларны гамәлгә ашыру турында киңәшмә булды. Анда Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская һәм район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин, район оешмалары һәм предприятиеләреннән җаваплы затлар катнашты.
     Агымдагы елның 25 мартында  Кукмара муниципаль районында  күчмә “Хокукый ярдәм көне” узды.

24
март, 2015 ел
сишәмбе

   Бүген 24 мартта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры  бергәләп гражданнарны кабул иттеләр. Гражданнарны кабул итү Россия Федерациясе  Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә ( Казан шәһәре, Кремлевская урамы, 12,20 нче йорт)  булды.


23
март, 2015 ел
дүшәмбе

 

           Бүген 23 мартта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил граждан һәм муниципаль  хезмәткәрләрнең  квалификациясен  күтәрү курсларында чыгыш ясады.


20
март, 2015 ел
җомга
          19 мартта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасының Теләче районында булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International