Сәрия Сабурская квалификацияне күтәрү курсларында чыгыш ясады

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

           Бүген 23 мартта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил граждан һәм муниципаль  хезмәткәрләрнең  квалификациясен  күтәрү курсларында чыгыш ясады.

         КФУ дәүләт һәм муниципаль идарәсенең Югары мәктәбе  Татарстан Республикасы Президенты Аппараты белән берлектә,  2015 елның 23 мартыннан 25 мартына кадәр  “Җирле үзидарә органнарының халык белән бергәлеге: заманча технологияләр”  дигән махсус программаны тормышка ашыра. Кусларның тыңлаучылары –  Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары урынбасарлары, Советлар Аппаратлары җитәкчеләре.

           Әлеге программа кысаларында  Татарстан омбудсманы  Сәрия  Сабурская  “Халык контроле”  дәүләт мәгълүмат системасы эше  кысаларында  җирле үзидарә органнарының гражданнар белән бергәлеге үзенчәлекләре турында” мәгълүмат белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International