Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасында кеше хокуклары
буенча вәкил
рус
тат
eng
Сорау бирү
Вәкаләтле вәкил
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты тарихы
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы һәм шәһәр округларындагы җәмәгатьчелек ярдәмчеләре
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы ЭКСПЕРТ СОВЕТЫ СОСТАВЫ
Эшчәнлек
КОНТАКТЛАР
Докладлар
“Халык контроле” системасы
Хокукый өйрәтү
Чаралар
Коррупциягә каршы тору
Полезные ссылки и контактная информация
Документлар
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында 2000 елның 3 мартындагы 95 номерлы Татарстан Республикасы ЗАКОНЫ
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Контактлар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Белешмә мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил
Әлмәттә гражданнардан ел дәвамында “Халык контроле” системасы аша кергән заявкаларны гамәлгә ашыру турында киңәшмә булды.
2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Әлмәттә гражданнардан ел дәвамында “Халык контроле” системасы аша кергән заявкаларны гамәлгә ашыру турында киңәшмә булды. Анда Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская һәм район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин, район оешмалары һәм предприятиеләреннән җаваплы затлар катнашты.
Сәрия Сабурскаяның Әлмәт районы белән кызыксынуы юкка гына түгел. Әлмәтлеләр Татарстанда “Халык контроле” системасыннан иң актив файдаланалар. Программа гамәлгә куелганнан бирле алардан 1881 заявка кергән, шуларның 1354е хәл ителгән, 21е әлегә “эштә”. Быел гражданнарның активлыгы арткан. 18 мартка системада 175 мөрәҗәгать теркәлгән. Шуларның 107се инде хәл ителгән. Заявкаларның бик аз өлешенә генә нигезле отказ бирелә.
Сәрия Сабурова Әлмәттә югары нәтиҗәләргә ирешүләрен билгеләп үтте, шулай ук кайбер җитешсезлекләрне дә телгә алды. Заявкаларны хәл кылу проценты югары булса да, озак вакыт хәл кылынмый торганнары да бар. Омбудсмен объектив сәбәпләр аркасында заявкаларны үтәү срогын бер тапкыр гына күчерергә мөмкин икәнлеген җаваплы кешеләрнең исенә төшерде. Шуның өстенә проблеманы тәмам хәл иткәнчегә кадәр вакытлы чаралар күрелергә тиеш.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин, район хезмәтләренә мөрәҗәгать итеп, болай диде: “Безнең өчен һәр мөрәҗәгать бүләк ул. Җитешсезлекләребезне күрсәткән кешеләргә рәхмәт кенә әйтергә кирәк”. Ул шулай ук заявкаларның күп булуы системаның нәтиҗәле эшләвен, хакимият органнарына ышаныч арта баруын күрсәтә дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, шикаятьләр һәм тәкъдимнәрнең күп өлеше территорияләрнең (бигрәк тә ишек алларының) төзеклегенә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүне оештыруга (шул исәптән светофорлар куюга) кагыла.
- Кызганыч ки, тиешле эшләрне башкару өчен акча табып булмаган чаклар да бар, әмма без планлы рәвештә куелган максатларга ирешү юлыннан барабыз. Бу эштә муниципалитетка “Татнефть” ААҖ һәм башка предприятиеләр дә ярдәм итә, - диде Айрат Ринатович.
Киңәшмә барышында Айрат Хәйруллин тагын бер мөһим мәсьәләгә – кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчерүгә дә тукталды.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
гыйнвар, 2026 ел
Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына Үзбәкстан Республикасы гражданы булган граждан И. Россия Федерациясенә керүне тыю турындагы карарны гамәлдән чыгаруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте
9
гыйнвар, 2026 ел
Безнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләребезнең узган елгы эшчәнлеге
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре гражданнар хокукларын яклау эшчәнлегенә мөһим өлеш кертәләр
7
гыйнвар, 2026 ел
Барлык православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Кадерле Татарстан Республикасы халкы! Барлык православие динен тотучыларны чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
6
гыйнвар, 2026 ел
Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!
Минем адреска гражданка О. , аны социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә урнаштыруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз