Агымдагы елның 25 мартында Кукмара муниципаль районында күчмә “Хокукый ярдәм көне” узды. Чара “Россия пенсионерлары берлеге” гомум Россия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы бүлеге белән берлектә, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, шулай ук гражданнарны хокукый агарту максатыннан оештырылды. Кукмара бистәсендә экспертларга 18 мөрәҗәгать керде. Нигездә гражданнарны пенсия һәм торак мәсьәләләре кызыксындырды. “Россия пенсионерлары берлеге” оешмасының Татарстандагы бүлеге идарәсе юрисконсультына пенсияләр исәпләү буенча 7 граждан мөрәҗәгать итте. Тагын 7 кеше торак мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте.