Гражданлыгы булмаган затларны, чит ил гражданнарын вакытлыча тоту махсус учреждениесендә һәм 2 нче тикшерү изоляторында булу

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның 27 мартында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе һәм Татарстан Республикасы  Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе  әгъзалары  Россия миграция федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы  гражданлыгы булмаган затларны, чит ил гражданнарын вакытлыча тоту махсус учреждениесендә  һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең  Татарстан Республикасындагы  2 нче тикшерү изоляторында  булдылар.

    УФМС махсус учреждениесендә булганда,  балигъ булмаган биш балалы, Россия территориясендә булу режимын берничә тапкыр бозган өчен Россия Федерациясеннән чыгарылырга тиешле  Үзбәкстан  гражданкасы мәсьәләсе контрольгә алынды.

   Казанның  2 нче  тикшерү изоляторында  җинаятьләр кылуда гаепләнә торган гражданнарны тоту шартлары тикшерелде. Тоту шартлары һәм хакимият хезмәткәрләренә зарлар-шикаятьләр булмады. Тикшерү изоляторы  җитәкчелеге  тарафыннан  камераларда тоту шартларын яхшырту буенча  чаралар күрелә, планлы ремонт үткәрелә, раковина, санузел һәм тәрәзәләр алыштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International