Бүген 30 мартта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
“Халык контроле”дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны карау барышына күзәтчелекне тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил “Халык контроле” системасына Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш муниципаль районнарыннан килгән контроль гаризаларны карау барышы турында зона киңәшмәсе үткәрде. Анда әлеге муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм система өчен җаваплы кешеләр катнашты.
Моннан тыш, Кама Тамагы бистәсендә Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин белән бергә, “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” темасына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең чираттагы зона дәресен үткәрделәр.
Дәрестә 200 хәрби хезмәткә чакырылучы һәм аларның әти-әниләре катнашты.