19 мартта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасының Теләче районында булды. Эш сәфәре кысаларында Сәрия Сабурская район башлыгы Илдус Зарипов белән очрашты. Ул гомуми инфраструктура һәм җитештерү кооперациясе юлы белән җитештерү һәм башка предприятиеләр берләштерелгән сәнагать паркын күрсәтте. “Теләче” сәнагать паркын карау барышында Илдус Зарипов парк резидентлары эшчәнлеге, алар җитештерә торган продукция белән таныштырды.
Моннан тыш, Иске Җөри авылында Татарстан омбудсманы һәм район башлыгы “Ярдәм мәчете” каршындагы күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинованың балаларны уллыкка,кызлыкка алган гаиләсендә булдылар. Мәликә ханым гаиләсендә 10 инвалид бала тәрбияләнә, шуларның өчесе балалар бакчасына, алтысы мәктәпкә йөри. Һәръяклап үсү һәм ял итү өчен балаларга барлык шартлар да тудырылган. Кунаклар компьютер сыйныфын, уңайлы йокы бүлмәләрен, ашханә, көнкүреш бүлмәләрен карадылар. Шулай ук кунакларга аларның зур һәм тату гаиләсе турында балалар үзләре төшергән фильмнарны күрсәттеләр.