Әлмәт районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил каты режимлы 8 нче төзәтү колониясендә булды.
Сәрия Сабурская, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы 8 нче төзәтү колониясендә, элек ирегеннән мәхрүм итү урыннарында җәза үтәгән затлар өчен җәза үтәтү шартлары белән танышты.
Хөкем ителгәннәрдән тоту шартларыннан һәм хакимият хезмәткәрләреннән зарлану- шикаятьләр кермәде.
Шулай ук Сәрия Сабурская шәхси мәсьәләләр буенча тоткыннарны кабул итте. Кабул итү барышында вакытыннан алда шартлыча азат итү, җәзаны җиңеләйтү, медицина тикшеренүе үтүгә кагылышлы 6 мөрәҗәгать керде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар бирелде.