Бүген 24 мартта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры бергәләп гражданнарны кабул иттеләр. Гражданнарны кабул итү Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә ( Казан шәһәре, Кремлевская урамы, 12,20 нче йорт) булды.
Сәрия Сабурская һәм Артем Хохорин барлыгы 17 мөрәҗәгатьне кабул итеп алдылар, шуларның 11е министрлык тарафыннан эшкә алынды, омбудсман адресына 3 язмача гариза керде, 4 гражданга конкрет аңлатмалар бирелде. Казанлылардан тыш, кабул итүгә шәхси үтенечләре белән Татарстанның Ютазы һәм Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр дә килгән иде. Гражданнарны җинаять эшләрен ачудан нигезсез баш тарту яки аларны тиешенчә тикшермәү мәсьәләләре борчый.