Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил, бүген, 20 октябрьдә ачылган “Һәркемгә ачык дөнья” иҗтимагый оешмасы ирекле сертификация системасында җәмәгатьчелек экспертлары әзерләү” төбәкара семинарында катнашучыларны сәламләде.
Семинарда “ Уңайлы тирәлек” программасын тормышка ашыру юнәлешләре, каршылыксыз тирәлек формалаштыруның база принциплары, объектларның һәм хезмәтләрнең мәгълүмат ягыннан ачык булуын тәэмин итү, хезмәт күрсәтү объектларында персонал ролен тикшерү планлаштырыла.