Бүген Казанда гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләрен тикшерделәр

2015 елның 16 октябре, җомга

 2015 елның 16 октябрендә Казан шәһәрендә  традицион гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләренә багышланган  “Мәктәптә гаилә нигезләре”  дигән укулар уза.

 Төп мәсьәлә – урта мәктәп  укучыларын  төрле фәнни белемнәр – социологик, педагогик, хокукый психологик, культурологик белемнәр ярдәмендә булачак гаилә  тормышына сыйфатлы һәм киң кырлы итеп әзерләү. Көн тәртибендә – заманча Татарстанда демографик процесслар, мәктәптә уку чорында өлкән класс укучыларында  гаиләгә социаль әһәмиятле кыйммәт итеп карау мөнәсәбәте тәрбияләү.

 “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  эше тәҗрибәсеннән: никах-гаилә мөнәсәбәтләренең  хокукый аспектлары” дигән темага доклад белән  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты вәкиле  Ралия Мөхәммәтханова чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International