Сәрия Сабурская Лениногорскида булды

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

Лениногорск  муниципаль районына эш сәфәре барышында Татарстан омбудсманы  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе  коллегиясенең күчмә утырышында катнашты. Ул “Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының  гражданлык торышы актларын теркәү буенча вәкаләтләрен үтәү турында: 9 ай йомгаклары һәм киләчәккә бурычлар” дигән темага үтте. Коллегиядә  ведомствоның тугыз айлык эш йомгаклары каралды, шулай ук Лениногорскиның яшь гаиләләренә тантаналы төстә  дәүләт ана капиталы алуга сертификатлар тапшырылды. Сәрия Сабурская эш сәфәре барышында  шулай ук  “Нефтяник” кунакханәсендә  – Украина качакларын вакытлыча тоту үзәгендә булып, кайбер гаиләләр белән аралашты. Омбудсман яхшы яшәү шартларын, күп кенә качакларны эшкә, балаларны мәктәпкәчә һәм уку учреждениеләренә урнаштыру мөмкинлекләрен билгеләп узды. Шул ук вакытта  өлкән яшьтәге кешеләрне  пенсия белән тәэмин итүдә кыенлыклар булуы ачыкланды.

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Лениногорскида вакытлыча тоту изоляторында да булып, анда тотылучылар белән дә аралашты. Алардан шикаять кермәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International