Гражданнарны атналык кабул итү кысаларында бүген, 20 октябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская төрле мәсьәләләр буенча 5 гражданны кабул итте. Кабул итү барышында торак, санатор-курорт путевкалары белән тәэмин итү, шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр керде.
Барлык сорауларга конкрет аңлатмалар бирелде, Вәкил адресына берничә мөрәҗәгать алга таба эшләү өчен язма рәвештә керде.
Исегезгә төшерәбез, Кеше хокуклары буенча вәкил гражданнарны атна саен (843)236-41-80 телефоны аша (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе) алдан язылу буенча кабул итә.