Кичә, 21 октябрьдә Казан шәһәренең Совет һәм башка районнарында яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Россия пенсионерлар берлеге”нең Татарстандагы бүлеге үткәргән “Хокукый ярдәм көне”ндә квалификацияле юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия булды.
Кабул итү барышында 31 мөрәҗәгать керде. Нигездә гражданнар мирас теркәү, пенсия, җылыга субсидия, торакны хосусыйлаштыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Берничә мөрәҗәгать буенча бәхәсле хәлләрне чишү өчен суд органнарына мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатылды.
Киләсе “Хокукый ярдәм көне” Россия Пенсия фондының Идел буе районындагы идарәсендә Казан шәһәре, Парин урамы, 16 нчы йорт адресы буенча үтәчәк.
Алдан язылу өчен телефоннар: 279-25-99, 279-25-02.