Агымдагы елның 23 октябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында баш модератор “Планлаштырылган” статуслы гаризаларны карау буенча киңәшмәләр үткәрде.
Киңәшмәләрдә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны карау буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитетының Вахитов, Идел буе, Совет районнары хакимиятләре эше уңай яктан билгеләп үтелде.