БМОның 70 еллыгына багышланган халыкара фәнни-практик конференция төгәлләнде

2015 елның 16 октябре, җомга

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Казан (Идел буе) федераль университеты Париж-Х (Франция)  университеты, Потсдам(Германия) университеты  белән берлектә оештырган “БМОның 70 еллыгы һәм халыкара хокук үсеше проблемалары”  дигән халыкара  фәнни-практик конференциядә катнашты.

 Халыкара фәнни-практик конференция Берләшкән Милләтләр Оешмасының 70 еллыгына, шулай ук халыкара хокук Казан мәктәбе эшен дәвам итүчеләр, юридик фәннәр докторлары, КФУның халыкара һәм Европа хокукы кафедрасы профессорлары Геннадий Курдюков һәм Ленарис Минһаҗевларның 75 яшьлек юбилейларына багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International