Җәмәгатьчелек ярдәмчеләренең 3 кварталдагы эшләре турында

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең  җәмәгатьчелек ярдәмчеләре  үз муниципаль районнарында актив эш алып баралар, моны аларның квартал саен  тәкъдим иткән   хисаплары да раслый.

 Вәкилнең Арча муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Ринат Хидиятов  өченче кварталда 15 кешене  кабул итте. Районда яшәүчеләрне  нигездә торак һәм социаль мәсьәләләр борчый. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар бирелде.

 Сайлау кампаниясе барышында Р.Хидиятов  Яңа Кенәр, Наласа, Яңа Кишет авыл җирлекләрендә, Арча шәһәре предприятиеләре һәм учреждениеләрендә булды, сайлау алды җыелышларында катнашты, урыннарга чыгып гражданнарны кабул итүне оештырды. Җәмәгатьчелек ярдәмчесе  “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!”  акциясе кысаларында аерым гаиләләрдә булды. Шулай ук Р.Хидиятов  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән кайбер гаризалар буенча мәгълүматларны тикшерүдә дә булышлык күрсәтте.

  Вәкилнең  Чистай муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе  Геннадий  Осиповка  агымдагы чорда  торак, хезмәт, социаль тәэминат мәсьәләләре буенча  7 граждан мөрәҗәгать итте. Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре буенча җәмәгатьчелек  ярдәмчесе аңлатмалар бирде, тиешле дәүләт органнарына  гаризалар язуда булышлык итте.

  Г.Осипов район тормышында да актив катнаша. Өченче кварталда җәмәгатьчелек ярдәмчесе  “Яшь сайлаучы”  көнендә югары  уку йортларында, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларның сорауларына җавап бирде, Чистай шәһәре сәламәтлек саклау тармагына һәм район Сәламәтлек үзәгенә гражданнарның мөнәсәбәтен ачыклау максатыннан сораштыру үткәрде, “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе чараларында, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчелегенең  Чистай шәһәре һәм Чистай районы эшмәкәрләре белән очрашуында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International