2015 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының төзелеш тармагында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча эшче төркемнең һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча Координацион советының уртак утырышында катнашты.
Утырышта Арча муниципаль районында хезмәтне саклауның торышы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2016 елга хезмәтне саклау буенча Координацион советы планы проекты, Татарстан Республикасы төзелеш тармагында җитештерү имгәнүләре торышы турындагы мәсьәләләр тикшерелде.