Фәрит Мөхәммәтшин Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре белән очрашты

2015 елның 4 декабре, җомга

 Бүген, 4 декабрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  җәмәгатьчелек ярдәмчеләре, хокук саклау иҗтимагый оешмалары  вәкилләре, кеше хокукларын һәм ирекләрен тормышка ашыру  өлкәсендә эшләүче галимнәр һәм экспертлар белән очрашты. Очрашу  БМО карары буенча 10 декабрьдә билгеләнеп үтә торган Халыкара кеше хокукларын яклау көненә багышланган иде. Көн 1948 елның 10 декабрендә Кеше хокуклары Гомум декларациясен кабул итү белән бәйле.

  Парламент башлыгы  республиканың  хокук саклау оешмаларының күп тармаклы иҗтимагый челтәре булуын һәм хокук саклау органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләвен ассызыклады. Фәрит Мөхәммәтшин мисал итеп, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  җитәкчелек итә торган “Халык контроле” проектын атады.

  Татарстанда – Россиянең бердәнбер төбәгендә  Кеше хокуклары буенча Стратегия кабул ителде. Бу  илдә тиңе булмаган уникаль документ. Стратегияне тормышка ашыруда  100 башкаручы – башкарма хакимиятнең республика һәм федераль органнары, җирле үзидарәләр, Татарстан Конституция суды, Адвокат палатасы, социаль-ориентирлы  коммерциячел булмаган оешмалар  катнаша.

 Тикшерүгә бушлай юридик ярдәм күрсәтү, мигрантлар хокукларын яклау, мәҗбүри тоту урыннарында  кеше хокукларын яклауны тәэмин итүгә  иҗтимагый күзәтчелек мәсьәләләре чыгарылды. Аларның күбесе, аерым алганда, мигрантларның социаль яраклашуы мәсьәләсе дискуссияләр уятты. Бу җәһәттән Россия Федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Артем  Кузнецов үз фикерен җиткерде.

  Фәрит Мөхәммәтшин омбудсман институты аркасында республикада хакимиятнең башка институтларына да халык ышанычын ныгыту  тормышка ашырыла, диде. Аның сүзләренчә, бүген кешеләр хокукларын яклау мәсьәләләре буенча  хакимиятнең барлык органнары, барыннан да элек, республика парламенты белән  ныклы хезмәттәшлек урнаштырылган. “Мондый эш республикада алга таба да дәвам иттереләчәк”, дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы рәисе.

 Очрашу ахырында парламент башлыгы  хокук сакчыларына  уртак эш өчен рәхмәт белдерде  һәм мондый форматта очрашуның бик кызыклы булуын билгеләп үтте. Ул гражданнар хокукларын һәм ирекләрен  яклау буенча хакимият һәм җәмгыятьнең  көчен тупларга чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International