8-9 декабрь көннәрендә Россия вәкаләтле вәкилләренең уртак киңәшмәсе узды, анда Россия Федерациясендә Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Элла Памфилова модератор булып чыгыш ясады.
Дискуссиянең бер темасы Россия Федерациясе субъектларында гражданнар хокукларын һәм ирекләрен саклауны тәэмин итүче вазифадагы затлар һәм дәүләт органнары белән үзара мөнәсәбәтләрдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең бәйләүче ролен үстерү белән бәйле иде.
Киңәшмәдә ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Киңәшмәдә Россия Федерациясенең 81 субъектыннан Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр катнашты.
(Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил матбугат
хезмәте материаллары буенча)